ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Дөнья чемпионатында Дания җыелмасы Перу командасын откан

17 июнь 2018, 09:46

Бердәнбер тупны Юссуф Поульсен керткән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Дания һәм Перу җыелма командалары арасында футбол буенча Дөнья чемпионатының төркем этабындагы матчында Дания командасы 1:0 исәбенә җиңү яулаган, дип хәбәр итә RT.

Очрашу Саранскида «Мордовия Арена» стадионында узган. Бердәнбер тупны Юссуф Поульсен керткән.

Киләсе матчта Дания җыелмасы 20 июньдә Австралия футболчылары белән очраша.

  • Кичә Казанда узган Австралия – Франция җыелма командалары арасындагы матчта французлар 2:1 исәбе белән җиңде. 
  • Татарстан башкаласында Испания – Иран (20 июнь), Польша — Колумбия (24 июнь), Корея — Германия (27 июнь), 1/8 финал (30 июнь) һәм чирек финал (6 июль) матчлары узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10