ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда "Каюм Насыйри" китабын тәкъдим итү кичәсе була

17 июнь 2018, 10:52

"Шәхесләребез" сериясендә нәшер ителгән китапны тәкъдим итү кичәсе 20 июньдә 12.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында "Каюм Насыйри" китабын тәкъдим итү кичәсе була. Бу турыда Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Җыен" фонды күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап "Шәхесләребез" сериясендә нәшер иткән "Каюм Насыйри" исемле китапны тәкъдим итү кичәсе 20 июньдә 12.00 сәгатьтә башлана.

  • Каюм Насыйри – татар халкы күңелендә тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗади мирасы мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Әлеге китапта күренекле мәгърифәтченең әдәби әсәрләреннән, әхлак мәсьәләләренә багышланган басмаларыннан, фәнни хезмәтләреннән үрнәкләр, хатлар, аның киңкырлы эшчәнлеген чагылдырган мәкаләләр, биографик материаллар, төрле документлар, гомумән, аңа багышланган киң мәгълүмат тупланган.

Китапның төзүчесе – Рәмил Исламов, фәнни мөхәррире – Җәүдәт Миңнуллин, бизәлеш һәм битләргә салу буенча җаваплы мөхәррир – Рамил Миңнуллин. Китап ӘнвәрНасыйровның матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Әлеге әдәби кичәдә китапны бастырып чыгаруда катнашкан иҗат төркеме, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәгариф һәм мәдәният әһелләре катнашыр дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10