ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда активистлар "Кырлай" паркы артындагы яшел зонаны чистартачак
ВТБ һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Казан зоопаркыннан тавислар качкан
Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып уңыш җыюга керешкән Азнакай кырларын карады
А.Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чемпионат имин узган өчен рәхмәт әйтте

Дин

Мәскәүдә Ураза бәйрәменә Мөхәммәд пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып килгәннәр

17 июнь 2018, 13:14

Бу башкала мөселманнары өчен зур вакыйга булган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Сокольники» паркында, Ураза бәйрәме уңаеннан, дин тотучы мөселманнар өчен беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) чәч бөртеген күрү мөмкинлеген оештырганнар, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы.

«Бу башкала мөселманнары өчен зур һәм көтелмәгән вакыйга булды. Бәйрәмне үткәргәндә ярдәм кулы сузган барлык волонтерларга ихлас рәхмәтемне белдерәм», - дигән Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов паркта җыелган мөселманнарга мөрәҗәгать итеп.

Мөфти үз вәгазендә Рамазан аеның традицияләре һәм йолалары хакында сөйләгән, бүгенге катлаулы шартларда кешеләр арасында игелекле мөнәсәбәтләрне саклауның әһәмиятенә басым ясаган, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10