ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Ураза бәйрәме уздырган

17 июнь 2018, 15:47 , Фото: dumdv.ru

Ерак Көнчыгыш мөселманнары Ураза бәйрәме уздырган Гает намазы Федераль округның барлык зур шәһәрләрендәге мәчетләрдә укылган.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Ерак Көнчыгыш мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләп үткән. Бу турыда Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Федераль округның барлык зур шәһәрләрендәге (Хабаровск, Владивосток, Благовещенск, Магадан, Көньяк Сахалин, Биробиджан, Петропавловск-Камчатский һ.б.) мәчетләрдә гает намазы укылган.

"Ерак Көнчыгыш башкаласында мәчеткә йөрүче мөселманнарның саны елдан-ел арта бара. Быел бәйрәмгә килгән халыкны квадрокоптерлар ярдәмендә видеога төшерделәр. Бу исә аның колачын бәяләргә мөмкинлек бирде – быел Ураза бәйрәмен билгеләп үтәргә 10 меңнән артык кеше җыелды. Бәйрәмгә килгән халыкны хәтта мәчет территориясе дә сыйдыра алмады. Ерак Көнчыгыш мөфтие Әхмәт хәзрәт Гарифуллин вәгазь сөйләде, мөселманнарны Баш мөфти һәм край Хөкүмәте исеменнән котлап, бәйрәм намазы үткәрде", диелгән әлеге хәбәрдә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10