(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанга футбол буенча Дөнья чемпионатына килүчеләр арасында йогышлы инфекция йөртүчеләр әлегә теркәлмәгән. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.
- Матбугат очрашуында Чемпионат барышында медицина ярдәме белән тәэминат турында сүз барды.
“Без һәрвакыт йогышлы авыруларга әзерләнәбез, чөнки төрле континентлардан гражданнар килә. Инфекцияләр “йоклап ятмый”. Аларда булган чирләр безгә дә керергә мөмкин. Шуңа күрә Чемпионатта төрле өлкәләрдә эшләүче клиент төркемнәренә вакцинация уздырдык. Универсиада, Конфедерацияләр кубогы тәҗрибәсе бар. Ул вакытта җил чәчәге (ветрянка) белән килүчеләр булды. Быел әле андый чит ил кешеләре теркәлмәде. Йогышлы авырулар стационары әзер, анда капиталь ремонт үткәрелде”, - диде Илдар Фатыйхов.
Министр урынбасары әйтүенчә, Чемпионат барышында башка төбәкләрдән, чил илләрдән килгән кунакларга медицина ярдәме күрсәтүче төп ике хастаханә – Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе. Көтелмәгән очрак була калса, шулай ук, Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе, Республика офтальмология хастаханәсе, Республика стоматология хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары әзер торуын әйтте.
FIFA ярышларының баш табибы Арслан Вәлиев сүзләренә караганда, көтелмәгән хәлләрдә, тормышка куркыныч янаган вакытларда, чит ил кешеләренә ярдәм бушлай күрсәтелә. “Без башкаларга караганда бераз кунакчылрак. Кичектергесез ярдәм күрсәткәндә, баштан ук түләү гарантияләрен сорамыйбыз. Башта дәвалыйбыз, аннары түләү мәсьәләсен хәл итәбез. Бу - медицина ярдәме алуда каршылык түгел”, - диде ул.
Арслан Вәлиев, медицина ярдәме күрсәтү буенча ФИФА таләпләре катгый регламентланган булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, дәвалау препаратларының төгәл исемнәре, кайсысының күпме күләмдә кирәк булуы тәгаен алдан әйтелгән.
- Казанда Дөнья чемпионатында эшкә барлыгы 277 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән, аларның 131е табиб, 146сы урта медицина персоналы. Резервта – 48 кеше. Әгәр берәр табибны алмаштыру кирәк булса, алмашка кешеләр бар.
Матбугат очрашуында катнашучылар барлык хезмәткәрләрнең инглиз телен өйрәнгәнен билгеләп узды.
- Җанатарлар фестивалендә бер сменада 30 табиб ярдәм күрсәтергә әзер. Биредә 5 реанимация ятагы белән бер медицина пункты бар. 5 мобиль медицина бригадасы, 5 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү тора.