ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алан Дзагоев Мисыр җыелма командасына каршы мундиаль матчында катнашмый

17 июнь 2018, 16:45 , Фото: Ильнар Тухбатов

Алан Дзагоев Мисыр җыелма командасына каршы мундиаль матчында катнашмый Спортчы футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышындагы матч вакытында имгәнгән.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия җыелмасы ярымсакчысы Алан Дзагоев мундиальнең төркем этабында Мисыр командасына каршы икенче тур матчында катнашмаячак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы ил җыелма командасы матбугат хезмәтенә сылтама ясап.

Дзагоев Россия - Согуд Гарәбстаны матчының беренче таймында имгәнгән. Футболчының бот мускулы зыян күргән һәм ул тернәкләндерү курсын дәвам итү өчен, Мәскәүдә калачак.

  • Россия – Мисыр матчы 19 июнь көнне Санкт-Петербургта Мәскәү вакыты белән 21.00 сәгатьтә башлана. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10