ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кайбыч Сабан туеның баш батыры билгеле булды

17 июнь 2018, 16:54 , Фото: kaibicy.ru

Кайбыч Сабан туеның баш батыры билгеле булды Быелгы көрәштә Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашкан.

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ"). Бүген Кайбычта узган Сабан туеның баш батыры билгеле булды, дип хәбәр итте "Кайбыч таңнары".

Быелгы көрәштә Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашкан. 

Келәмгә башта мәктәп укучылары чыккан Алар арасыннан Кече Кайбыч авылы егете Зильмир Гашыйгуллин 2018 елгы Сабан туеның баш батыры булды һәм традицион тәкә, велосипед белән бүләкләнде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ир-егетләр арасында көрәштә Кече Мәме авылыннан Владимир Токсаров җиңгән.

"Ул 2016 елгы Сабан туенда да районның баш батыры булып калган иде. Владимирга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин традицион тәкәдән кала мотоблок та тапшырды", дип яза район басмасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10