ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Дмитрий Медведев Россия медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

17 июнь 2018, 17:12

Премьер-министр медицина хезмәткәрләренә уңышлар һәм яңа казанышларга ирешүләрен теләде.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик иткән. Котлау тексты РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында чыкты.

Премьер авыруларны терелтеп аякка бастырырга ярдәм итүче һәм россиялеләрнең гомер озынлыгы үсешен тәэмин итүче медицина хезмәткәрләренең уңышлары белән горурлануы хакында әйткән.

«Сез һәр көн саен мөһим карарлар кабул итәсез. Сез югары квалификацияле белгечләр генә түгел, ә түземлелек, игътибарлылык, чит кешенең сызлануларын үз йөрәгегез аша үткәрә белү кебек сыйфатларга ия кешеләр дә», - дигән Медведев.

Ул үз тормышын медицинага багышлаган һәммә кешегә уңышлар, иминлек һәм яңа казанышларга ирешүләрен теләгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10