ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Икътисад

Татарстан Президенты Таулы Алтай белән Казан арасында авиарейслар ачарга тәкъдим итте

17 июнь 2018, 17:51 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Таулы Алтай белән Казан арасында авиарейслар ачарга тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов Алтай крае һәм Алтай Республикасы уникаль туристик потенциалга ия дип исәпли.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Таулы Алтай белән Казан арасында авиарейслар ачарга тәкъдим итте. Бу фикерен ул Алтайга эш сәфәре кысаларында әйтте, дип хәбәр итте республика лидерының матбугат хезмәте.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында Алтай крае Хөкүмәте рәисе – губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте рәисе – башлыгы Александр Бердников белән очрашты.

Очрашу барышында һәр субъектның өстенлекләрен: Татарстанның куәтле сәнәгать комплексын, Алтай краеның агросәнәгать потенциалын, шулай ук Алтай крае һәм Алтай Республикасының туристлык тармагын исәпкә алып, төбәкләр арасында сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары хакында фикер алышканнар.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Алтай Республикасы уникаль туристик потенциалга ия, биредә табигать-климат шартлары да уңайлы. Таулы Алтайга Татарстан туристларын җәлеп итү максатыннан, Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Таулы Алтай арасында туры авиарейслар ачарга тәкъдим иткән.

«Транспорт логистикасы – туризм һәм бизнес үсешенең нигезе», - дип саный ТР Президенты.

Татарстан шулай ук Алтай крае белән хезмәттәшлек итүгә карата да кызыксыну белдерә, дип искәрткән Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төбәк эре агросәнәгать комплексы һәм машина төзү предприятиеләре белән танылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10