(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта, дип хәбәр итә җирле басма.
Көн саен 76 тоннага якын продукция сатыла, ә майлылыкны исәпкә алып (3,5 %) сату күләме 78,1 тоннага җитә.
Район хуҗалыклары сөт сатудан көн саен 1 млн. 270 мең сум акча эшли. 1 кг сөт бәясе – 16 сум 70 тиен, тик бүлеп бирелгән субсидияне исәпкә алып ул 20 сум тирәсе тәшкил итә.
Сөт сату 2017 ел дәрәҗәсенә карата 103 процент тәшкил итә.