ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган

18 июнь 2018, 04:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган Быел мәгариф учреҗдениеләренә 500 тонна макулатура җыю бурычы куелды.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров).  Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган, дип яза җирле басма.
 
Быел мәгариф учреҗдениеләренә 500 тонна макулатура җыю бурычы куелды.
 
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин чираттагы дүшәмбе планеркасында әйтүенчә, бу өлкәдә резервлар күп әле, аларны эшкә җигәргә кирәк.
 
Әлегә 85 тонна, ягъни һәр укучыга 166 кило кәгазь калдыклары җыелган. Чирмешән лицее һәм кадетлар мәктәп-интернаты макулатура җыюда иң алдынгылар.
 

Чирмешән мәктәпләре укучылары җыйган 7 тонна пластик савыт-саба да ниндидер продукциягә әверелер. Икенчедән, күпме территория калдыклардан чистарган. Пластик шешәләр җыюда да кадетлар (2 тонна), лицейлылар (1 тонна) башкаларга үрнәк күрсәтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10