ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә чит илдән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр

18 июнь 2018, 09:16

Пошлина кертү интернет аша сәүдә итүнең көндәшлеккә сәләтлелеген тагын да арттырачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 2020 елдан Россиядә чит ил кибетләреннән интернет аша әйбер сатып алган өчен пошлина кертергә мөмкиннәр. Федераль таможня хезмәте Финанс министрлыгына шундый тәкъдим юллаган, дип яза «Ведомости» чыганакларга сылтама ясап.

Пошлина кертү интернет аша сәүдә итүнең көндәшлеккә сәләтлелеген тагын да арттырачак. Моннан тыш, ул федераль бюджетны ел саен 25 миллиард сумга тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә бәясе – 1000 евро, авырлыгы 31 килограммнан артмаган очракта, посылкалардан пошлина алынмый. Әгәр шуннан артып китә икән, бер килограмм өчен – 4 евро, пошлина күләме 30 процент тәшкил итә.

Пошлина күләме акрынлап кимер дип көтелә: 2019 елда ул – 500 евро, 2020 елда 200 евро тәшкил итәчәк.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10