ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ВТБ һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып уңыш җыюга керешкән Азнакай кырларын карады
А.Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чемпионат имин узган өчен рәхмәт әйтте
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә биш елда 15 меңгә якын кешегә булышлык күрсәтелгән
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Җәмгыять

КФУ эксперты: Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак

18 июнь 2018, 10:11 , Фото: Рамиль Гали

КФУ эксперты: Казанда яхшы һава торышы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак 21 июньдә республикага циклон килеп, яңгыр яварга һәм температура түбәнәергә мөмкин.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Узган ялларда Казанга чып-чын җәй килде: уртача температура +18 градус тәшкил итә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев шул хакта белдерде, дип хәбәр итә КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәге.

«Татарстан Гидрометеоүзәге фаразларыннан күренгәнчә, Казанда яхшы һава торышы алдагы пәнҗешәмбегә кадәр сакланачак», - дип искәртте профессор Переведенцев.

Моннан тыш, Казанда көн кояшлы булачак, явым-төшемнәр көтелми. 21 июньдә республикага циклон килеп, яңгыр яварга һәм температура түбәнәергә мөмкин.

Июньнең беренче яртысында Татарстан башкаласы төньяк циклоннар йогынтысында иде, шунлыктан уртача температура нормадан 4-5 пунктка түбәнрәк булды, дип ачыклык кертте КФУ профессоры.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10