ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Татар дөньясы

Чехиядә Сабан туе узды

18 июнь 2018, 10:53 , Фото: azatliq.org

Чехиядә Сабан туе узды Татарстанның Прагадагы вәкиле Зөфәр Абдулгалиев Татарстан Президентының котлау хатын җиткерде.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Чехиядә яшәүче татарлар 16 июньдә Прага янындагы Бубовице авылында Сабан туен уздырды. Бу хакта бәйрәмне оештыручарның берсе – “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов хәбәр итә.

Мәйданны Татарстан һәм кырымтатар байраклары белән бизәгәннәр. Сабан туен җырчы Илнур Гомәров алып барган. Сабан туенда 200ләп кеше катнашкан.

Сабантуйда катнашучылар

Бәйрәмне ачып җибәргән Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов Прага Сабан туеның 16нчы тапкыр уздырылуын билгеләп үткән. Быел татар бәйрәмендә беренче мәртәбә Казахстанның Прагадагы илчелеге вәкилләре дә катнашкан.

Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев Татарстан президентының котлау хатын җиткергән. "Тәмле булсын" рестораны хуҗасы, пешекче Резеда Хөсәенова бәйрәмдә катнашучыларга Казаннан үзе әзерләп килгән чәкчәкне бүләк иткән.

Мәйдан әйләнү

Бәйрәм ачылганда, 9 яшьлек Бибисара Бутроин скрипкада “Туган тел” җырын уйнаган. Аннары Сабан туеның уеннары – күзләрне бәйләп бүләкләр кисү, йомырка куелган кашык кабып йөгерү, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, аркан тарту һ.б. узган. Аркан тарту уенында былтыр Германия татарлары җиңгән булса, быел Чехия татарлары беренче булган.

Прага татарлары Сабан туена Казаннан җырчы Зәринә Вилданова килгән.

Бибисара скрипкада уйный

Прагадагы милли бәйрәм гадәттәгечә "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10