ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Хәвеф-хәтәр

Казанда кыз баланың Кабан күленә егылып төшүе нәтиҗәсендә пирс вакытлыча ябылган

18 июнь 2018, 11:23 , Фото: instagram.com/nataliafishman/

Казанда кыз баланың Кабан күленә егылып төшүе нәтиҗәсендә пирс вакытлыча ябылган Бүген гадәттән тыш хәл булган урында койма корып куячаклар.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казанда кыз баланың Кабан күленә егылып төшүе нәтиҗәсендә яңартылган пирс вакытлыча ябылган, дип хәбәр ителә Наталия Фишманның Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында.

Бала пирс буйлап йөгереп йөргәндә, искәрмәстән күлгә егылып төшкән. Кызның артыннан аны коткарырга дип бер ир-ат та суга сикергән. Бу урында суның тирәнлеге артык зур булмаса да, бала чыланып өлгергән һәм бик нык курыккан, дип яза ТР Президентының ярдәмчесе.

«Хәзерге вакытта пирс вакытлыча ябылды. Иң элек без бу урынны махсус тасма белән әйләндереп алдык, әлеге участокка әти-әниләрнең игътибарын җәлеп итү өчен бирегә каравылчы һәм волонтер куйдык. Кичен исә, казанлылар шәфәкъне күзәткәннән соң, монда керү юлын яптык. Бүген биредә койма корылачак», - дип хәбәр ителә Наталия Фишманның рәсми аккаунтында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10