ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казахстан Президентына Казанда «Ансат» вертолетларын тәкъдим иттеләр

18 июнь 2018, 12:29

Назарбаевны полицейскийлар һәм пассажирлар йөртә торган транспорт чаралары кызыксындырган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстанга эш сәфәре кысаларында Казан Кремле территориясендәге Татарстан компанияләре җитештергән продукция күргәзмәсен караган. Казан вертолет заводы стендында Казахстан башлыгына «Ансат» вертолетларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә «Россия вертолетлары» холдингының матбугат хезмәте.

Нурсолтан Назарбаев полицейскийлар һәм пассажирлар йөртә торган вертолет үрнәкләре белән танышкан. Аларның икесе дә Казахстан Президентында кызыксыну уятты, дип хәбәр иттеләр «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыятендә.

Транспорт чараларын тәкъдим итү чарасында Казан вертолет заводы генераль директоры Юрий Пустовгаров чыгыш ясаган. Ул заводның «Ансат» вертолетының яңартылган версиясен эшләве һәм якын көннәрдә аны сынап карарга ниятләве хакында әйткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10