(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). 19 июнь көнне, 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова һәм Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашында матбугат конференциясе узачак.
Очрашуда сүз Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең “Яшәрүче Татарстан” фестивале кысаларында узачак хәйрия концертлары хакында барачак.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru