ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

"Башкортстан" теплоходында Казан аша елга круизлары башлана

18 июнь 2018, 13:40 , Фото: соцсети

Теплоход Уфадан Агыйдел, Кама, Ока, Сура, Идел елгалары буйлап атналык круизга китәчәк.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). 21 июльдә Уфадан  "Башкортстан" теплоходында Казан аша елга круизлары башлана. Елга туристик маршрутын оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге круизлар озак вакыт тәнәфестән соң кабат яңартыла.

Теплоход Уфадан Агыйдел, Кама, Ока, Сура, Идел елгалары буйлап круизга китәчәк. 

Пассажирларны ике палубалы "Башкортстан" теплоходында сәяхәткә алып чыгалар. Теплоходны "Башкортстан елга пароходлыгы" оешмасыннан "Бельск елга сәяхәтләре" сатып алган.

  • Беренче атналык круиз 21 июльдә башлана. Маршрутка Уфа - Түбән Кама – Зөя - Казан – Алабуга – Уфа шәһәрләре керә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10