ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чемпионатка килгән чит ил кунакларына Казан Сабан туенда аерым мәйданчык оештырыла

18 июнь 2018, 14:18 , Фото: Рамиль Гали

Чемпионатка килгән чит ил кунакларына Казан Сабан туенда аерым мәйданчык оештырыла “Без кунакчыллыкны, милли колоритны күрсәтергә телибез”, - диде Илсур Метшин.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол мундиаленә Казанга чит илләрдән килгән кунаклар өчен Казан Сабан туенда аерым махсус мәйданчык оештырылачак. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Шәһәр башлыгы быел Казан Сабан туе 23 июньдә Каенлыкта һәм Аккош күлендә үткәреләчәген әйтте. “Аккош күлендә чираттагы төзекләндерү этабы төгәлләнде. Быел без милли бәйрәмнең икенче мәйданчыгын шунда оештырдык”, - диде ул.

Илсур Метшин әйтүенчә, Чемпионат кунаклары Сабан туе да тамаша кылачак, милли ярышларда да көч сынашачак. “Сабан туе интерактив бәйрәм. Без кунакчыллыкны, милли колоритны күрсәтергә телибез. Чемпионатта катнашучылар да, чит ил кунаклары да, Казан халкы да моңа игътибар итсен иде. Чит ил кунаклары өчен махсус мәйданчык булачак”, - диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10