ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Водопьянованың эштән китү турында гаризасын РФ Профсоюзлар федерациясе Советы караячак

18 июнь 2018, 14:31 , Фото: архив/Рамиль Гали, Александр Елисеев

Водопьянованың эштән китү турында гаризасын РФ Профсоюзлар федерациясе Советы караячак Татьяна Водопьянова ТР Профсоюзлар федерациясен 18 ел җитәкләде.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татьяна Водопьянованың эштән китү турындагы гаризасын РФ Профсоюзлар федерациясе советы караячак, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Профсоюзлар федерациясе матбугат сәркатибе Ирина Пузакова.

  • Татарстан Профсоюзлар федерациясе башлыгының зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнүе хакында хәбәр ителгән иде.

Хокук саклау органнарына «Бәкер» шифаханәсе баш табибы Марат Ибраһимов мөрәҗәгать иткән. Ул Водопьянованың, аны эшеннән куу белән янап, учреждение исеменнән тормышны иминиятләштерү турында килешү төзергә мәҗбүр итүен әйткән. Нәтиҗәдә, бер елдан соң Профсоюзлар федерациясе башлыгы иминият премиясе сыйфатында 430 мең сум акча алган.

Татьяна Водопьянованың фатирында һәм эш урынында тентү үткәргәннән соң, Профсоюзлар федерациясе башлыгы Мәскәүгә дәваланырга китте.

«Татар-информ» агентлыгына мәгълүм булганча, 18 ел дәвамында ТР Профсоюзлар федерациясе башлыгы вазифасын биләгән Татьяна Водопьянова җомга көнне эштән китү турында гариза биргән.

«РФ Профсоюзлар федерациясе Советы утырышы бу атнада узачак. Анда нинди карар кабул ителүе турында үзебезнең рәсми сайтта хәбәр итәчәкбез», - диде Ирина Пузакова. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10