(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Уен формасын кулланып, балаларда татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну уятырга кирәк, дип белдерде Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтулин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.
«Әгәр балалар татар телен генә түгел, информатика, физика, химия һ.б. фәннәрне дә уен формасында өйрәнә икән, без зур уңышларга ирешәчәкбез», - диде ул.
Зиннәтуллин фикеренчә, балаларга телне үзләштерергә өйрәтергә, моның өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.
«Әгәр без татар телен яки башка фәннәрне балаларның бәхетле киләчәге белән бәйләсәк, алар чиратка тезелер һәм әти-әниләреннән ярдәм сорар дип уйлыйм», - дигән Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле.