ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Александр Колесов «Элекон» заводының генераль директоры итеп билгеләнде

18 июнь 2018, 15:07

Моңа кадәр әлеге вазифада Николай Ураев эшли иде.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). «КАН Авто» автомобиль холдингы генераль директоры Александр Колесов «Элекон» ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына холдингның матбугат хезмәтеннән.

Моннан тыш, «КАН Авто»ның корпоратив идарә буенча вице-президенты Вадим Максимов Казан оптика-механика заводы генераль директоры итеп билгеләнде.

«Алар «КАН Авто» компанияләр төркемендә эшчәнлеген дәвам иттерәчәк», - дип әйттеләр матбугат хезмәтендә.

  • Моңа кадәр «Элекон» заводы генераль директоры Николай Ураев иде. Ә Казан оптика-механика заводын Сергей Раковец җитәкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10