ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Җәмгыять

Илсур Метшин үзен туктаткан ЮХИДИ хезмәткәрләренең итагатьле сөйләшүеннән канәгать калган

18 июнь 2018, 15:14 , Фото: Рамиль Гали

Илсур Метшин үзен туктаткан ЮХИДИ хезмәткәрләренең итагатьле сөйләшүеннән канәгать калган “Чемпионат ул үтә дә китә, ә шушы эш оештырылышы, куркынычсызлык һәм культура озак елларга саклансын иде”, - диде шәһәр мэры.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин үзен туктаткан ЮХИДИ хезмәткәрләренең итагатьле сөйләшүен билгеләп узды. Бу хакта ул бүген журналистларга Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә әйтте.

“ЮХИДИ хезмәткәре туктатуының аптырарлык берние дә юк. Дөрес, беренче тапкыр сине, Казан мэрын ЮХИДИ туктаткач, әллә ничек сәеррәк тоелды инде. Еш туктатмыйлар иде. Беренче тапкыр безне Серов урамында Универсиадада туктаттылар. Юл-патруль хезмәткәрләренең итагатьле булуы шул вакытта ук шаккатырган иде. Мин үзем өчен бөтен кеше дә үзгәрә алуын аңладым. Шәһәр дә, инфраструктура да үзгәрә икән. Быел чемпионатта ике тапкыр туктаттылар. Хезмәткәрләрнең берсе Удмуртиядән иде. Матур гына сөйләштеләр. Алар хәйриячеләр фонды түгел, билгеле, алар юлларда иминлек өчен җавап биргәч, кырыс булырга тиеш. Барысы да әйбәт. Афәрин! Чемпионат ул үтә дә китә. Бу бәйрәм безнең шәһәр, республика, ил тарихында алтын бит булып керәчәк. Ә шушы эш оештырылышы, куркынычсызлык һәм культура озак елларга саклансын дип телисе кала”. – дип белдерде Илсур Метшин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10