ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан кикбоксерлары Дөнья кубогы этабы призерлары булды

18 июнь 2018, 16:48 , Фото: пресс-служба АО «Татспиртпром»

Татарстан кикбоксерлары Дөнья кубогы этабы призерлары булды 
Ярышларда 42 илдән 2000 спортчы катнашты.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). Казанның “Хан” көрәш клубы вәкилләре кикбоксинг буенча Kickboxing Wako World Cup 2018 Best Fighter Дөнья кубогы этабы призерлары булды. Ярыш Италиянең Римини курорт шәһәрендә узды.

  • Ярышлар 14-17 июньдә ике яшь төркемендә – ир-атлар һәм хатын-кызлар, яшүсмер егетләр һәм яшүсмер кызлар арасында “фулл-контакт”, “лоу-кик белән фулл-контакт”, “лайт-контакт” дисциплиналары, point fighting һәм аерым композицияләр буенча узды. Ярышларда 42 илдән 2 000 спортчы катнашты.

Ир атлар арасында 63 килограммга кадәр авырлыкта Евгений Морозов өченче урында булды. 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илья Соколов икенче урын алды. 

Илья Соколов Европа кубогының “К1” дисциплинасы буенча Прагада быел сентябрь аенда узачак ярышка чакыру алды.

  • “Хан” көрәш спорт клубы “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте ярдәмендә Казан ипподромы мәйданында эшли. 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10