ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада экскаваторның өч машинаны бәрдергәнен видеога төшергәннәр

18 июнь 2018, 18:34 , Фото: соцсети

Түбән Камада экскаваторның өч машинаны бәрдергәнен видеога төшергәннәр
 Төзелеш техникасы һәм җиңел машиналарның юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Химиклар урамында килеп чыккан.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). “Татар-информ”да Түбән Камада экскаватор йөртүчесенең юл кырыенда торган берничә машинаны төрттереп китү видеосы барлыкка килде.

Видеоязма кадрларында күренгәнчә, сары грейдер Химиклар урамындагы 86нчы йортка борылырга тырыша. Әллә йөртүченең тәҗрибәсе җитмәгән, әллә автомобильләр арасында ара аз калган – күптонналы автомобиль башта бер җиңел машинаны эләктергән, аннан чүмече белән тагын ике автомобильгә эләгеп киткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10