ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

18 июнь 2018, 20:31 , Фото: pravmin74.ru

Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады Театрның тәүге премьерасы җирле Татар конгрессы оешуга 20 ел тулуга багышлана.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады. Чиләбе өлкәсе хакимияте сайты хәбәр итүенчә, "Башмагым" спектакленең премьерасы җирле Татар конгрессы оешуга 20 ел тулуга багышлана. 
 
"Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, спектакльне сәхнәгә режиссер Ренат Әюпов куйган. 
 
Тамаша Чиләбе Трактор заводы театры сәхнәсендә тәкъдим ителгән. Әлеге сәхнә юкка гына сайланмаган, чөнки 1930 елларда өлкәдә беренче халык татар театры биредә оешкан булган. 
 
Гыйнвар аенда спектакльдә уйнарга артислар сайланган. "Башмагым"да уйнарга теләүчеләр шактый иде. Алар арасында бер генә профессиональ артист та юк, бар да үзешчәннәр", - диелә хәбәрдә.
 
Спектакльгә сайланган костюмнар аерым игътибарга лаек. Алар тарихи чынбарлыкны саклаган һәм үзенчәлекле итеп тегелгән. 
 
Премьерага Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та килгән. Ул артистларның чыгышын югары бәяләп, когрессның Рәхмәт хатларын тапшырган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10