ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Мәдәният

Әлмәт урамнарында һәм бина стеналарында гадәти булмаган сәнгать объектлары куелачак

19 июнь 2018, 00:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт урамнарында һәм бина стеналарында гадәти булмаган сәнгать объектлары куелачак Озакламый бу урында Павел Игнатьевның "Бу кап-кара урманда..." (Габдулла Тукай, 1970) урам скульптурасы урнаштырылачак.

(Әлмәт, 19 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең Ленин урамы, 32 нче йорт каршындагы велоюлда серле тартмачык пәйда булды. Эчендә нәрсә икәнен беләсегез киләме? Кечкенә тәрәзәсенә күз салыгыз - әкияти күренеш сезне гаҗәпләндерәчәк, дип яза җирле басма.

Озакламый бу урында Павел Игнатьевның "Бу кап-кара урманда..." (Габдулла Тукай, 1970) урам скульптурасы урнаштырылачак.

Ул "Алтын алмалар турындагы әкият" арт-программасының бер объекты булып тора. Әлеге программа кысаларында 5 ел эчендә Әлмәт урамнарында һәм бина стеналарында гадәти булмаган сәнгать объектлары барлыкка киләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10