ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлки районы “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда яңа ашханә ачылды

19 июнь 2018, 08:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районы “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда яңа ашханә ачылды Матур бизәлешле иркен, якты ашханә залында берьюлы йөз кеше туклана ала.

(Әлки, 19 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда яңа сезон күп күңелле яңалыклар белән башланды. Шуларның берсе – биредә барлык заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп төзекләндерелгән яңа ашханә ачылды, дип яза җирле басма.

“Яшь имәннәр” балалар ял лагере гаҗәеп матур җиргә урнашкан. Исеменнән үк күренгәнчә, ул имән агачлары ышыгында утыра. Мондагы яшеллек, төрледән-төрле чәчәкләр, саф һава, кошлар сайравы – үзе бер әкияти дөнья. Ике ел элек биредә барлык уңайлыклар тудырылган ике катлы йокы корпусы ачылган иде. Ул бина җылытыла да. Димәк, аны ел әйләнәсе файдаланырга мөмкин. Янәшәдә спорт, уен мәйданчыгы да булдырылды.

Быел исә лагерьда рестораннардан һич кайтыш булмаган, бөтен шартын китереп, зәвык белән ремонтланган ашханә файдалануга тапшырылды. Монда хәзер барлык җиһазлар да өр-яңа, заманча. Аш-су осталарына һәр төр ризыкны әзерләү өчен аерым бүлмәләр булдырылган. Әйтик, ит, балык ашамлыклары, салатлар һәркайсы махсус бүлмәләрдә әзерләнә. Азык-төлекне саклау өчен дә махсус урыннар ясалган. Бер сүз белән әйткәндә, барлык кагыйдәләрне һәм санитария таләпләрен тиешенчә үтәү өчен шартлар тудырылган.

Матур бизәлешле иркен, якты ашханә залында берьюлы йөз кеше туклана ала. Шунда ук салкын һәм җылы сулы юыну урыннары, янәшәдә бәдрәф бүлмәсе. Ашханә бинасына җылылык та үткәрелгән.

Лагерь мәйданында “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте егетләре өр-яңа киң тротуарлар ясап чыкканнар.

11 июньдә биредә беренче смена эшли башлады. Сменада 45 бала ял итәргә тиеш булса, аларның саны 50 гә җиткән. Мондагы әйбәт шартлар, соңгы еллардагы күркәм яңарыш-үзгәрешләр, шул исәптән лагерьга чаклы әйбәт таш юл салыну үзенекен иткән – балаларын ял итәргә бирегә җибәрергә теләүчеләр бик күп икән. Үзебезнекеләр генә түгел, шәһәр балалары да кызыга “Яшь имәннәр”гә килергә. Икенче сменада биредә ял итәргә калада яшәүчеләрдән 15 гариза кергән инде. Билгеле, һәр сменага беренче чиратта район балалары кабул ителә. Буш урыннар калган очракта шәһәрнекеләр дә ял итә алачак, диелгән район хәбәрендә.


 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10