ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Мәдәният

Чемпионатта Иран спортчыларына көч бирү өчен, Казанга Тегеран симфоник оркестры килгән

19 июнь 2018, 07:49 , Фото: Михаил Захаров

Чемпионатта Иран спортчыларына көч бирү өчен, Казанга Тегеран симфоник оркестры килгән С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында легендар Тегеран симфоник оркестры концерты була.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 19 июньдә, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында легендар Тегеран симфоник оркестры чыгыш ясый. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Футбол буенча дөнья чемпионаты Тегеран оркестрына Россиягә юл ачты. Казанда Иран җыелма командасы чыгыш ясарга бер көн кала, оркестрның иң танылган музыкантлары үзләренең кабатланмас концерты белән Иран спортчыларына көч бирәчәк.

Концертта оркестрның 80нән артык музыканты чыгыш ясаячак. Программада - Чайковский, Мусоргский, Дворжак әсәрләре, борынгы һәм хәзерге заман иран композиторлары җырлары. Аларны милли инструментларга кушылып башкарачаклар.

Концертта ике композиция махсус Казан программасы өчен әзерләнгән.

Оркестрга дөнья күләмендә танылган дирижер, маэстро Шахрдад Рохани җитәкчелек итә. Гастрольләр РФ Мәдәният министрлыгы һәм FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты химаясендә оештырылган.

  • Тегеран симфоник оркестры концерты бүген, 19 июньдә, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында  18.30 сәгатьтә башлана. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10