ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

19 июнь 2018, 12:24 , Фото: архив

Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты Республикада яшенле яңгыр, боз явачак, көчле җил исәчәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 июньдә, иртән һәм кичен Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына - 15-20, урыны белән 21-26 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда 11.00 – 15.00 сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10