ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды

19 июнь 2018, 13:00 , Фото: Михаил Захаров

Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды Хастаханәнең баш табибы туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен һәм ветераннарны газета-журналларга яздырды.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Валерия Белова). Республика клиник хастаханәсе табиблары «Татмедиа» АҖ басмаларына язылды.

«Газета-журналларга язылу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Төп максатыбыз – традицияләрне дәвам итү һәм ветераннарга ярдәм күрсәтү», - дип искәртте Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Клиника табиблары һәм бүлек җитәкчеләре «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталары, «Сөембикә» һәм «Татарстан» журналарына язылды.

Подписка на издания Татмедиа в РКБ

«Хастаханә тарихында абунәче көне әле беренче тапкыр гына оештырыла. Хезмәткәрләр берникадәр югалып та калгандыр, мөгаен. Бу чыннан да гадәти булмаган һәм бик җылы хисләр. Без үзебез дә моны тоябыз һәм аны башкаларга да бүләк итә алабыз», - диде Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин. 

Подписка на издания Татмедиа в РКБ


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10