ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Дин

Татарстан мөфтие “Казан-Арена” стадионына футбол матчларына бармавын белдерде

19 июнь 2018, 15:56 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан мөфтие “Казан-Арена” стадионына футбол матчларына бармавын белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, футбол уйнарга яратса да, карарга бик үк яратмый.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына барырга җыенмый. Бу хакта ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә хәбәр итте.

“Мин бераз хәрәкәтчәнлек өчен футбол уйнарга яратам. Без үзебез җыелышып, футбол, хоккей уйнаштыргалыйбыз. Әмма футболны карау дигәндә, үзем өчен бик үк күңелгә ятышлы дип әйтә алмыйм. Мин спортны яратам, әмма аңа аерым тормыш рәвеше итеп карамыйм. Миңа командалы түгел, ә күбрәк кеше үзен-үзе күрсәтә алган спорт төрләре ошый. Олимпиадада көрәшчеләр, фигуралы шуу һ.б. Ялгыз чыгыш ясаучылар илгә күбрәк файда китерә”, - дип белдерде Камил хәзрәт. Мөфти әлегә матчларны карарга җыенмавын белдерде, әмма барыбер ахырда кем җиңгәне кызык булуын әйтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10