ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Чирмешән кадетларының заманча спорт заллары һәм иркен ашханәләре булачак

19 июнь 2018, 23:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән кадетларының заманча спорт заллары һәм иркен ашханәләре булачак Хәзер бинага янкорма төзү өчен 68 миллион сум акча бүленгән.

(Чирмешән, 19 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Чирмешәндәге кадетларының үзләренең заманча спорт заллары һәм иркен ашханәләре булачак. Хәзер бинага янкорма төзү өчен 68 миллион сум акча бүленгән, дип яза җирле басма.

-Биредә 24кә 12 метр зурлыгында спорт залы, шунда ук душ һәм киенү-чишенү бүлмәләре ясалачак, - ди Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов. - Беренче катта - ашханә, икенчедә уку класслары булачак. Цоколь катында тир бүлмәсе ясау планлаштырылган, бу дәрестә өйрәнгәннәрне практикада башкару өчен кирәк.

Апрель аенда нигезе корыла башлаган бу объектта берничә бригада эшли, төзелеш материаллары белән тоткарлыклар юк. Осталар цоколь катын ясап бетереп плитәләр белән каплаганнар, инде беренче катның стеналарын күтәрәләр. Янкорма белән төп бинаны коридор тоташтырачак. Әлеге уку йортында төзелеш эшләрен декабрь аенда төгәлләргә планлаштыралар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10