ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

19 июнь 2018, 16:34 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде
Юл-транспорт һәлакәтендә кран-манипулятор әйләнеп төшкән, чит ил машинасы тулаем диярлек изелгән.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Әлмәт районында “КАМАЗ” “БМВ М5” белән бәрелешкәннән соң ян ягына әйләнеп төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Әлмәт – Чаллы юлының 7нче километрында Кәләй авылы борылышында җиңел машина һәм кран-манипуляторлы йөк машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән турында хәбәр ителә.

Бәрелешүдән чит ил машинасы җитди зыян күргән, “КАМАЗ” ян ягына ауган һәм юлга бензин түгелгән. Җиңел машина йөртүче җитди җәрәхәтләр алган.


Урында 9нчы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын сүндергән һәм юлга түгелгән ягулыкны юдырткан. Машина йөртүчеләрне Әлмәт медицина санитар частена озатканнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10