ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Хәвеф-хәтәр

Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде

19 июнь 2018, 17:06 , Фото: архив

Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде Әнвәр Закиров Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсендә 2001 елдан бирле эшли.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Татарстан баш приставы урынбасары итеп икенче класслы юстиция киңәшчесе Әнвәр Закиров билгеләнде. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

  • Әнвәр Закиров 1979 елда Баулыда туган. 2001 елда Казан дәүләт технология университетын, 2004 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 2001 елдан 2016 елга кадәр Закиров Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә пристав-башкаручы, әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, Совет, Авиатөзелеш районнарында өлкән суд приставы, шулай ук Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә бүлек җитәкчесе вазифаларын башкарган. 2016 дан 2018 елга кадәр Закиров бүлек җитәкчесе урынбасары, аннан оештыру-аналитик эш һәм зона контроль бүлеге җитәкчесе булган.

Бүген Суд приставлары федераль хезмәте директоры приказы нигезендә Әнвәр Закиров Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары булып билгеләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10