ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра

19 июнь 2018, 17:11 , Фото: Султан Исхаков

“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 21 – 26 июнь көннәрендә Филармония скверында хәйрия концертлары оештыра.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Республикасы ветераннарының “Балкыш” фестивале лауреатлары Татар дәүләт филармониясенең хәйрия концертлары атналыгында катнаша. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында филармониянең хәйрия концертларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков һәм Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр иттеләр.

“1912 елда башланып киткән “Балкыш” фестивале хәзер киң колач алды. Аның беренчесендә 3 меңнән артык кеше катнашкан булса, быелгы бишенче фестивальдә 20 150 кеше катнашты. Биш ел эчендә 65 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше чыгыш ясады”, - дип фестивальнең масштаблары белән таныштырды фестивальнең лидеры Хәбир Иштирәков.

Быелгы фестивальнең беренче концерты май аенда филармония залында уздырылган. Әмма анда бөтен лауреатлар да катнаша алмаган. Лауреатларның бер өлеше, нигездә Казанда яшәүчеләр, әлеге хәйрия концертында чыгыш ясаячак.

“Хәйрия концертлары безнең өчен яңалык түгел, әмма бу юнәлештә алып барыла торган беренче концерт. Безнең аудиториябез – өлкән яшьтәгеләр. Без зур акчалар җыярбыз дип өметләнмибез. Җыелган акча һәм призлар суммасы Михаил Волков исемле малайга ярдәм фондына күчереләчәк, - диде Хәбир Иштирәков. – Бик зур суммалар җыелмаса да, “Тамчыдан күл җыела” дигәндәй, кулыбыздан килгән ярдәмне ясыйбыз”.

Хәбир Иштирәков “Балкыш” лауреатларының 108 номер булып, аларның ике концертка сыймавын, тагын ике концерт сентябрь һәм октябрь аенда булачагын хәбәр итте.

  • “Балкыш” фестивале лауреатларының хәйрия концерты 23 июньдә 18.00 сәгатьтә башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10