ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була

19 июнь 2018, 20:49 , Фото: архив

Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
23 июньдә "Казан-1" станциясе белән Каенлык арасында көн дәвамында поезд йөриячәк.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Казанда төп Сабан туе мәйданы – Каенлыкка кадәр шәһәр яны поездында барып булачак. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

  • "Казан-1" станциясеннән Каенлыкка кадәр электричкалар 00.03, 8.05, 9.50, 12.25, 14.45, 18.05, 20.02 һәм 21.40 сәгатьләрдә китә.

Поезд кунакларны 10 минут эчендә бәйрәм мәйданыннан кире алып кайта.

  • Каенлык станциясеннән поездлар 6.20, 08.55, 11.30, 13.15, 17.18, 18.53, 20.50 һәм 22.33 сәгатьләрдә кузгала.

Казанда Сабан туе 23 июньдә Тынычлык бистәсендә Каенлыкта һәм Аккош күле урман зонасында уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10