ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

19 июнь 2018, 17:54

Н төркеме катнашучыларының беренче очрашуы "Мордовия Арена" стадионында узды.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Япония җыелмасы бүген Саранскида Футбол буенча дөнья чемпионаты төркем этабының беренче турында Колумбия командасын җиңде. Бу хакта Интерфакс хәбәр итте.

Н төркеме катнашучыларының беренче очрашуы "Мордовия Арена" стадионында узды һәм ул Япония файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде. Трибунада 40 842 тамашачы булды.

Дөнья чемпионаты кысаларында Саранскида төркем этабының дүрт матчы планлаштырылган.

  • 16 июньдә Перу һәм Дания очрашты. Исәп 1:0 булып, Дания командасы файдасына булды.
  • 25 июньдә Иран һәм Португалия, 28 июньдә – Панама һәм Тунис җыелмалары матчлары узачак.
  • Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10