ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда активистлар "Кырлай" паркы артындагы яшел зонаны чистартачак
ВТБ һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып уңыш җыюга керешкән Азнакай кырларын карады
А.Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чемпионат имин узган өчен рәхмәт әйтте
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә биш елда 15 меңгә якын кешегә булышлык күрсәтелгән

Дин

Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте

19 июнь 2018, 18:26 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте “Феофан атакай белән безне аерырга мөмкин булган сораулар буенча бәхәс куертмаска килешкән идек”, - диде ул.

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай белән үзарә дустанә мөнәсәбәттә булуының серен әйтте. Бу хакта сорауга ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә җавап бирде.

“Феофан атакай белән безне аерырга мөмкин булган сораулар буенча бәхәс куертмаска килешкән идек. Мин мөселман булгач, ислам динен иң яхшы дин дип саныйм. Әгәр күршем православие вәкиле, һәм үз динен иң яхшысы дип саный икән, ул аның хокукы. Нигә бу минем ачуны кузгатырга тиеш? Шуңа күрә уртак фикергә килә алмаган эчке сораулар алар барыбер бар, һәм аларны күтәрү кирәк тә түгелдер. Бер йортта, бер подъездда да төрле дин вәкилләре һәм атеистлар яши ала бит”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әмма, аның әйтүенчә, Феофан атакай белән хәл итәсе уртак мәсьәләләр дә җитәрлек. “Безне берләштерә торган гомуми уртак проблемалар бар – социаль тигезсезлек, ятим балалар, наркомания... Безгә бергәләп шул хакта сөйләшеп, хәл итәргә кирәк. Бердәм булырга тиешле мәсьәләләр күп”, - диде мөфти.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10