ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк

19 июнь 2018, 21:45 , Фото: Расих Фасхутдинов

Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк Концерт мәйданында җырчылар Гүзәл Уразова һәм Иркә, шулай ук танылган артистлар, фольклор ансамбльләре һәм коллективлар чыгыш ясаячак.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). 23 июньдә Аккош күлендә узачак Сабан туе милли татар көйләре һәм Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты белән үрелеп барачак. Бу хакта Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп концерт мәйданында җырчылар Гүзәл Уразова һәм Иркә, шулай ук танылган артистлар, фольклор ансамбльләре һәм коллективлар чыгыш ясаячак.

  • Бәйрәм сәгать 10да башлана.

Спорт мәйданчыкларында милли бәйгеләр узачак. Балалар өчен аерым күңел ачу уеннары урыннары каралган. Шулай ук биредә татар халкының тормышын сурәтләүче авыл өйләре җиһазландырып куелачак, район иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Мәйданчыклар 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Кунакларны милли ризыклар көтә.

Бәйрәмнең кульминация ноктасы булып, Сабан туеның абсолют батырына тәкә тапшыру булачак.

  • Автобуслар төп мәйданга халыкны иртәнге сигездән ташый башлый. Аккош күленә 36, 46, 72 автобус маршрутларында барып була. Шулай ук “Залесный Сити” торак комплексында, “Динамо” чаңгы базасында, “Кояшлы” лагере һәм Кече Аккош күле буенда машина кую урыннары булачак. Бәйрәм мәйданына түләүсез шаттлларда бару мөмкинлеге бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10