ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Равил Кузюров "Кастамону" агач эшкәртү компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды
Бурсада төрки халыклар фестивалендә татар милли кием һәм ризыклары тәкъдим ителгән
Уфаның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядә Россия данын яклаган
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана

Әңгәмә

Җырчы Илшат Вәлиев: безнең илдә сәнгать энтузиастлар кулында

19 июнь 2018, 10:35 , Фото: Михаил Захаров

Җырчы Илшат Вәлиев: безнең илдә сәнгать энтузиастлар кулында Җырчы Илшат Вәлиев милли сәнгатьтне үстерүдә дәүләтнең роле, балаларга милли тәрбия бирү һәм яңа татар мәдәнияте турында сөйләде.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Җырчы Илшат Вәлиев "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында милли сәнгатьтне үстерүдә дәүләтнең роле, балаларга милли тәрбия бирү һәм яңа татар мәдәнияте турында сөйләде.

Әңгәмәдәге төп фикерләр:

1. Безнең илдә сәнгать энтузиастлар кулында, дәүләт дәрәҗәсендә сәнгатьне үстерә торган юнәлеш юк

2. Авыллардагы яңа мәдәният йортларында милли түгәрәкләр ачарга кирәк.

3. Татар телен гаиләдә генә саклап калып булмый. Бу проблема өстән килә.

4. Татар каналлары балалар өйдә юкта гына татарча "сөйли".

5. Чит илдә яшәгән татарлар мондагы татарларга караганда күпкә татаррак.

6. Сәхнә артында пычраклык күргәнем юк.

7. Үзеңнең хезмәтең, сәнгатең белән танылу - авыр һәм затлы әйбер.

8. Бездә остазлар бар, ләкин төгәл система юк.

9. Мин җырларга бик авырлык белән өйрәндем.

10. "Татар журналистлары да зур мендәрнең йоннарын тарата башлады".

11. Татар проблемалары турында русча язып карарга кирәк.

12. Яшьләргә ышанып, җаваплы әйберләрне алар кулына тоттырсалар иде.

13. Татарча рэп, джаз, рок төп юнәлешкә әйләнергә тиеш түгел.

"Мин җырламасам, сәхнәгә чыкмасам, чирли башлыйм"

- Илшат, татар сәхнәсенә син дәрәҗәле, зур бәйгеләр аша килеп кердең. Аннан соң без сине шоу-бизнеста, эстрада концертларында күрә башладык. Ә соңгы араларда син сәхнәдә сирәк күренәсең. Син хәзер шоу-бизнестамы, әллә сәнгатьтәме?

- Чыннан да, соңгы елларда мин сирәгрәк күренә башладым. Бәлки, шоу-бизнеста бөтерелү теләге чак кына кимегәндер. Яшь тә бара бит. Мин сикереп йөри торган җырчы түгел, мин җитдирәк җырлар җырларга яратам.

Ә болай, гомумән, җырлап йөрим, концертларда катнашырга тырышам. Язучыларның әйтә торган сүзе бар: “Әгәр дә язмый тора алсаң, язма”. Мин шундый халәттә үземнең сәнгатемне тоям. Әгәр мин җырламасам, сәхнәгә чыкмасам, чирли башлыйм. Хастаханәгә ятарлык, үләрлек итеп чирли башлыйм. Шуңа күрә мин сәхнәдән югалмаска тырышам. Гастрольләрдә концертлар куеп йөрмәсәм дә, яңа җырлар яздырам, эзләнәм.

"Халыкның зәвыгы булмагач, алар “Башмагым”ны, Салих Сәйдәшев белән Яхинны тыңламый"

- Димәк, хәзер сине сәнгатькәр дип тә атыйбыз, эстрада җырчысы дип тә атыйбыз, чөнки без сине бу ике өлкәдә дә күргән кешеләр. Синең кебек чын сәнгатькәр дә булган, эстрада җырларын да югары дәрәҗәдә җырлый алганнар аз. Шуңа синнән бу ике өлкәнең аермасын сорыйсы килә: сәнгать өлкәсе нинди һәм эстрада нинди?

- Бүгенге көндә безнең илдә сәнгать, яшерен-батырын түгел, энтузиастлар, талантлар кулында. Дәүләт дәрәҗәсендә татар сәнгатен күтәреп үстерә торган юнәлеш юк. Түрәләр аңа игътибар бирми. Безнең татар операсы да юк, татар милли музыкаль театры да юк. Беркемгә дә кирәкмидер ул...

Белүебезчә, безнең татар сәнгатендә үзебезнең Сәйдәшевләрнең, Яхиннарның зур чыганаклары бар. Әгәр безнең дәүләтебез һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан татар халкының кызыксынуын уятырга дигән юнәлеш булса, шуны агитацияләсәләр, милли музыканың дәрәҗәсе күтәрелер иде, кызыксыну уяныр иде.

Яшьләр һәрвакыт матур әйбергә кызыга, яктылыкка тартыла. Бүгенге көндә безнең бөтен яктылык, матур әйбер телевидение, интернет аша килеп тора. Аның 98-99 проценты чит илдән, Мәскәүдән, рус эстрадасы һәм сәнгате аша килә, шуңа күрә аларныкы матуррак булып күренә. Ул чыннан да матуррак, чөнки алар аны югары дәрәҗәдә эшли белә. Ә безнең каналлар, радиолар барысы да шәхси кулда булганга, аларда - базар экономикасы. Алар акча эшләргә тырыша. Алар сатарга мәҗбүр. Нәрсә сатыла, шуны саталар. Халыкның зәвыгы булмагач, алар “Башмагым”ны, Салих Сәйдәшев белән Яхинны да тыңлап утырмый. Аларга сикереп биердәй музыка кирәк. Моңа халык гаепле түгел. Моңа безнең илебездә, республикабызда югары сәнгатьне үстерергә теләүчеләр булмавы гаепле.

"Элвин Грейга рәхмәт инде..."

- Мин килешеп бетмим синең белән. Үстерергә теләүчеләр бар да кебек. Бәлки, ничек эшләргә кирәген белмиләрдер. Идея, юнәлеш бирү кирәктер. Син шушы вәзгыятьне үзгәртер өчен нәрсә тәкъдим итәр идең?

- Беренчедән, мәдәният министрлыгы бар. Күп районнарда, авылларда гади халык өчен концертлар куя башладык. Яңа мәдәният йортлары төзелә башлады. Шушы мәдәният йортларында, бәләкәй балалардан ук башлап, түгәрәкләр оештырырга кирәк. Совет чорында булды бит ул. Гармунга, курайга, скрипкага йөри идек. Ничектер кызыксындыралар иде безне. Ә хәзер балалар нәрсә белән кызыксына? Шулай ук кич клубка чыгып, җыелышалар. Европадан килгән дискотекаларны куеп, шуларга бииләр. Әле рәхмәт инде, Элвин Грейларыбыз чыгып, чит ил мотивларына татарча, башкортча җырлый башлады. Хет анда бераз безнең тел бар.

Ә менә балаларны дәүләт түгәрәкләренә йөртеп үстерсәң, икенче төрле булыр иде. Мәсәлән, Сарман районыннан җырчы Алинә Кәримова чыккан. Ни өчен аннан шундый талантлы кыз бала җырчы килеп чыкты? Чөнки Сарманда мәдәният йортында яхшы педагог, энтузиаст шөгыльләнә. Мин аны беләм. Безнең Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһировлар бар. Ни өчен алар шундый зур дәрәҗәләргә ирештеләр? Беренчедән, Башкортстанда, Октябрьск каласында, Уфада яхшы база бирә торган педагоглар бар. Алар балачактан ук әзер җырчы булып киләләр. Монда консерваторияләрдә профессионализмнарын камилләштерәләр.

Бүген авылдагы клублар эшли. Без барып концерт куеп кайтабыз, башка җырчы килеп концерт куеп китә. Авыл клублары шуның белән генә яши. Түгәрәкләр булдырсалар, яңа буын безнең музыка, Яхиннарыбыз, Салих Сәйдәшевләребез белән кызыксыныр иде. Каян яратсын ул аны күрмәгәч? Ул аны белми.

"Улым рус төркеменә язылырга рөхсәт сорады"

- Соңгы арада татар телен укыту мәсьәләсен күзәтеп барасыңдыр. Мәгълүм ки, балаларга, туган телләре белән бергә, мәдәни мирас та күчә ала. Әмма моны ничек эшләргә соң? Минем дә балаларым бар, синең дә балаларың бар. Аларны ничек кызыксындырырга? Халкыбызның мирасын аларга ничек тапшырырга?

- Бу зур, күпкатлы сорау. Мин үзем, мәсәлән, гаиләмдә татарча сөйләшәм. Тик балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле балаларда рус теле активлашты. Ничек кенә мин татарча эндәшсәм дә, алар миңа русча җавап бирә. Ә соңгы елларда алар инде кайбер татар сүзләрен гомумән аңламый башлады, тәрҗемәсен сорыйлар. Бу минем татарча сөйләшмәгәнемнән һәм аларны татарча кызыксындырмаганымнан түгел. Минем хатыным да (ул Сарман кызы) татарча сөйләшә. Тик балалар барыбер татар телен югалта. Димәк, әлеге мәсьәлә гаиләгә генә кайтып кала алмый. Бу проблема өстән килә.

Тагын бер мисал китерәм. Һәммәбезгә дә билгеле: мәктәптә татар теле буенча үзгәрешләр булды. Кем татар төркемен, кем рус төркемен сайлады. Минем улым да, кызым да татар төркемен сайлады. Әмма күптән түгел улым: “Әти, мин рус төркеменә язылыйм әле”, 0 диде. “Нигә?” - дип аптырадым. “Татар бүлегендә кызык түгел, мультфильм карап утырабыз. Ә рус төркемендә укыйлар. Аларга кызыграк”, - ди. Без татар телен сайладык, безгә нәрсә бирделәр?! Минем уйлавымча, бу -җинаять. Безнең милләтне, безнең телне әкренләп-әкренләп бетерәләр.

"Татар каналлары балалар өйдә булмаганда гына татарча "сөйли"

- Телне ярату халкыңның тарихын белүдән, мирасны белүдән килә. Бәлки, безнең балаларга хәзер телләр өйрәнсен өчен база юк, нигез юктыр?

- Нигез, база юк. Бала күп мәгълүматны интернеттан ала. Татарча сайтлар юк. Татар каналлары, шул ук “Яңа Гасыр”, “Мәйдан”, “ТМТВ” балаларга кызык түгел. Мин җырчы буларак "Мәйдан”ны да, "ТМТВ"ны да, Башкортстандагы “Туган тел”, “БСТ”ны да карап барам. Ә бала-чаганың иртә белән үк мультфильм кабызып куясы килә. Иртән анда русча тапшырулар күрсәтәләр. Балалар мәктәпкә киткәч кенә, татарча сөйли башлыйлар. Белмим, моны кем эшләргә тиештер.

- Илшат, тел вәзгыяте тугач, күп татар җырчылары, популяр җырчылар телне яклап урамга чыктылар. Синеңчә, татар җырчылары җәмәгатьчелек фикерен үзгәртерлек дәрәҗәдә көчкә ияме?

- Ниндидер дәрәҗәдә генә көч була ала. Бу барыбер зур үзгәрешкә китермәячәк. Хөкүмәт тарафыннан бу мәсьәләгә игътибар бирелмәсә, үзгәреш булмый.

Безнең яшьләр дә актив. Ярар, алар бүген чыгалар, рэп укыйлар. “Мин татарча сөйләшәм!” дип кычкыралар, “Туган тел”не җырлыйлар. Тик алай гына татар теле вәзгыятен үзгәртеп булмый. Анда татар колориты юк. Татар яшьләре чит ил мәдәнияте белән мавыга. Аларда татар рухы бик аз, телнең дә ничәдән бер өлеше генә. Ичмаса, татар телен шулай ишетелсен инде дип әйтәсе генә кала. Аларга рәхмәт, чөнки, алар да эндәшми башласа, башын борса, тел бетәчәк.

"Быел беренче тапкыр сайлауда катнаштым"

- Ялгышмасам, син быел беренче тапкыр сайлауларга бардың.

- Әйе.

- Беренче тапкыр президент сайлауларына бардыңмы яисә гомумән сайлауга бардыңмы?

- Гомумән беренче тапкыр сайлауларга бардым.

- Моңарчы син сәяси вәзгыять белән кызыксынмый идеңме?

- Кызыксынам, һәрвакыт карап барам.

- Ни өчен сайлауга бармый идең?

- Аның барыбер фәтвәсе булмаячагы миңа йөз процент ачык, шуңа бармый идем.

- Бу юлы теләктәшлек белдерергә тырышып карадың алайса?

- Әйе, теләктәшлек белдерергә булдым. Аннан мин шундый сүз ишеттем: үзең барып тавыш бирмәсәң, синең тавышны башка кешегә бирәләр икән. Шуңа күрә алай булмасын әле, үземнең тавыш үземнеке булсын дип, сайлауга бардым.

"Чит илдә яшәгән татарлар мондагы татарларга караганда күпкә татаррак"

- Илшат, сез, җырчылар, чит төбкәләрдә йөрисез, татар халкы белән очрашасыз һәм күпмедер дәрәҗәдә сез Татарстан илчесе ролен үтисез. Күптән түгел мин радиодан Зөһрә апа Сәхәбиева белән интервью тыңладым. "Без яшьтән үк илче булып чит төбәкләрдә йөри идек. Татар җырчысы татар халкының символы булырга тиеш", - диде. Син әлеге фикер белән килешәсеңме?

- Чынлап та, миңа күп йөрергә туры килде. Мин Казанга килгәч, үземнең иҗат юлымны фольклор ансамблендә башладым, Айдар Фәйзрахманов үзе килгәнче үк әлеге ансамбльдә күпмедер вакыт эшләгән идем. Айдар абый килгәч, шушы ансамбльне тагын да югары дәрәҗәгә күтәрде, чит илләргә алып чыга башлады. Миңа чит илләрдә күп йөрергә, андагы милләттәшләр белән күп аралашырга туры килде.

Чит илдә яшәгән татарлар мондагы татарларга караганда күпкә татаррак. Алар үз көйләрен ныграк ярата. Алар Европа музыкасыннан туйган. Аларга безнең милли моңнар, озын көйләр, думбра, гармун, тальян тансык.

Җырчыларга зур җаваплылык йөкләнгән. Гомумән, кеше ватанпәрвәр булса, ул һәрвакыт йөк күтәрергә тиеш. Һәрбер кеше үзенең милләте өчен ниндидер роль үтәргә тиеш. Укытучы икән, дөрес дәрәҗәдә балага үзенең фәнен җиткерергә тиеш. Әгәр ул табиб икән, бу эшен ул үзенә йөк итеп алган. Җаваплылык барыбызда да бер үк дәрәҗәдә бар.

"Сәхнә артында да артистлар татарча сөйләшә"

- Кайвакыт җырчыларның сәхнәдә түгел, сәхнә артында, кайдадыр халык арасында үз-үзләрен тотышларын күреп оялган чакларың буламы?

- Бүгенге көндә сәхнә артында яшь җырчылар арасында да тәртип боза торган затлар юк. Бәлки чит ил һәм Мәскәү эстрадасында бардыр. Сәхнә артында һәрвакыт ниндидер җылы нормаль мөнәсәбәтләр, татарча сөйләшәләр. Хәтта теге яки бу җырчы урамда русча сөйләшеп йөрсә дә, сәхнә артында барыбер татарча сөйләшә. Безнең арада бөтенләй тел оныткан артислар юк дип саныйм. Кемгәдер тап төшерердәй гаеп күргән юк.

- Син сәхнә артыннан чыгып сөйлисең. Сәхнәдә күргән образлар төрле. Арасында азгынлык күренешләре дә бар, мәсәлән. Мин шуңа сорыйм.

- Азгынлык күренешләре? Мин хәтта сезнең нәрсә турында әйткәнегез дә аңламыйм. Нәрсә була ул азгынлык күренеше? Димәк, мин күрмәгәнмен. Бәлки, мин шоу-бизнестан бераз төшеп калганмындыр.

- Синең алай күргәнең юк?

- Күргәнем юктыр, бәлки.

- Күзәтеп барасыңмы син?

- Концертларны күзәтеп барам. Чакырсалар, мөмкинлек булганда катнашам. Хәйрия концертларында да катнашырга яратам. Кайвакыт бу яисә теге кеше начар дигән сүзләрне ишеткән була. Үзең ул кеше белән танышып сөйләшәсең, минем үз фикерем башка була. Бәлки ул минем белән бер төрле, тегеләр белән башка төрледер. Бәлки үзең нинди буласың, синең белән дә шундый булалардыр. Шуңа күрә сәхнә артында минем әллә нинди пычраклык күргәнем юк.

"Зур танылу алырга ашкынмыйм"

- Синең бүген үзеңә халык арасында танылу җитәме?

- Бүгенге көндә танылу ул икенче төрле. Танылырга була хәзер. Интернеттан берәр начар сүз кычкырасың да, икенче көнне сине бөтен дөнья белә. Андый танылу була. Үзеңнең хезмәтең, үзеңнең сәнгатең белән танылырга була. Бу икенче әйбер, авыррак һәм затлырак.

Чын сәнгать, чын җыр, чын милли музыка бүгенге көндә ничектер бик кирәк түгел кебегрәк хәлдә. Кеше аның кирәк икәнен әле аңламый. Кеше бераз ничектер күзен йомып, йоклап, ниндидер музыка тыңлап йөргән төсле халәттә. Шуңа күрә әллә нинди зур танылу алырга мин ашкынмыйм.

Минем уйлавымча, әгәр ниндидер затлы, сыйфатлы әйбер эшлисең икән, ул барыбер үзенең эзен калдыра. Аны барыбер искә алалар, барыбер яраталар. Әйе, мин супер популяр җырчы түгел. Күп җирдә мине бөтенләй белмиләр, әмма халык арасында мине яраткан тамашачылар бар, күп түгелдер бәлки, әмма алар бар. Мин меңләгән заллар тутырып, гөрләтеп, Кремльләрне тутырып концертлар куюны максат итеп куймыйм. Мин үземнең яраткан эшемне эшлим. Әлбәттә, ниндидер дәрәҗәдә мин үземнең сәнгатем белән кәнәгать түгел. Нәрсәләрдер килеп чыкмый.

- Нәрсәләр килеп чыкмый?

- Мин үземне вокалист, җырчы дип саныйм. Минем романслар, опера арияләрен җырлыйсым килә. Күңелем шуңа тарта. Үземнең профессиональ дәрәҗәмне арттырыр өчен, кайбер опера арияләрен өйрәнәм, Хәйдәр абый Бигичев җырлаган күп җырларны, итальян җырларын җырлыйм. Мәктәп җитмәгәнлектән, кайбер нәрсәләр килеп чыкмый. Осталардан киңәшләр сорыйм, мастер-клаасслар алам. Япониядә элек самурайлар булган. Самурай һәрвакыт үзенең кылычын үткенләп, гомер буе бер-ике алымны өйрәнгән. “Он готовится к бою, который, возможно, никогда и не произойдет” дигәннәр. Кирәк чакта баш чабып өзәргә әзер булу өчен гомер буе кылычын әзерли ул. Мин дә шуның кебек, үземнең эшкә алынганмын икән, яратып эшлим. Аңарда бәлки акча эшләп буладыр, бәлки булмыйдыр да. Мин шундый бераз энтузиаст инде. Һәр әйберне җиренә җиткереп эшлисем килә.

- Кызык тема - остазлык темасын кузгатасың. Татар сәнгатендә син күзаллаган югары дәрәҗәдәге белем бирердәй остазлар бармы?

- Остазлар бар, ләкин төгәл система юк. Бездә консерватория, музыка училищелары, мәдәният институты - барысы да күбрәк классик юнәлештә укыта. Опера җырчыларын күбрәк Италия мәктәбе белән өйрәтәләр. Ул җырчылар укып чыккач, үзенең юлын опера сәнгатендә таба табуын, тик бездә түгел, кайдадыр еракта. Яисә аларның профессиональ дәрәҗәләре үсеп җитә алмый, яисә кирәкләре чыкмый. Татар эстрадасына да шушы опера мәктәбе аша киләләр. “В Париж через Мамадыш” диләрме әле, шундыйрак нәрсә. Бездә эстрада мәктәбе юк гомумән.

- Ә менә син дөнья күләмендә кемдә укырга хыялланыр идең?

- Дөнья күләмендә кемдә укырга хыялланыр идем? Әйтә алмыйм.

- Кумир остазың бармы синең?

- Минем элек-электән яратып тыңлаган җырчыларым бар. Башкортстанда үскәндә Фәдис Ганиевне тыңлый идем. Монда Казанда Илһам абый Шакиров, Салават абыйны тыңлап үстек. Училищега кергәч, профессиональ дәрәҗәдә укый башлагач, дөньякүләм мастерларны тыңлыйсың. Рус җырчыларын тыңлый идем. Мәсәлән, Сергей Яковлевич Лемешевның бөтен репертуарын тыңлап, яттан белгән чаклар бар иде. Мин классик музыкага гашыйк.

"Мин җырларга бик авырлык белән өйрәндем"

- Син татар халык җырларын халыкка кайтаруда зур эш башкарасың. Татар халык җырларын синең башкаруда тыңларга яратам.

- Рәхмәт.

- Татар халык җырларына фәнни тикшеренү ясау яисә балаларга өйрәтү методикасын булдырырга ниятең, планнарың юкмы? Мәсәлән, Идрис Газиев шул юлда эшли. Күреп торабыз: син фикерле, синең белемең һәм потенциалың бар.

- Бу әйбер миңа бик кызыклы, чөнки мин үзем җырларга бик авырлык белән өйрәндем. Кайбер кешегә Ходай мулдан тавыш та, талант та, матурлык та бирә. Андыйларга артык укыйсы да юк - ул әзер артист, чыга да җырлый. Минем алай булмады. Мин 17 яшемдә авылдан Уфага килеп училищега укырга кердем. Авылда көрәк тотып үскәнгә, бокс белән дә шөгыльләнгәнгә минем арка бөкре иде. Мине башта укытучылар ярты ел турайттылар. Авыл баласына җырларга өйрәнү нык авыр бирелде. Ничектер кысыла идем, тавыш кысыла, югары ноталарны алып булмый, тавыш бетә, берәр атна чирләп ятасың, тавышсыз пышылдап йөрисең, аннан тагын җырлый башлыйсың. Инде бөтенләй ташлыйм дип, кулларыңны төшерәсең, тагын башлыйсың. Һәм 30 яшьләргә, 35 яшьләргә генә җиткәч, мин әкрен генә тавышымның үз урынына утырып килә икәнен аңладым. Бүгенге көндә мин 6-7 сәгать туктаусыз җырлый алам. Кайбер җырчыларның 3-4 җыр җырлагач, тавышлары утыра. Аларның тавыш куелып бетмәгән, чыдамлык юк, тиз бетә. Үземнең дә шулай каушаганым искә төшә. Эх, шушы малайга күрсәтер идем, аңлатыр идем, бу проблемадан ничек арынырга икәнен, дигән уй килә башка. Шундый чакта педагог буласы, укытасы килә. Әмма бүгенге көндә кемгә кирәк бу дигән әйбер кире кайтара. Бәлки пенсиягә чыккач, тик утырасы килмәгәндә, әгәр дә кызыксынучы булса, талантлы җырчы егет-кызларга ярдәм итәр идем.

"Татар журналистлары да зур мендәрнең йоннарын тарата башлады"

- Күптән түгел син социаль челтәрдә, татар журналистларын ачуланып, татар матбугаты саргайды дип пост урнаштырдың. Моның сәбәбе нәрсәдә?

- Элек, интернет булмаган чакта, басма журналлар күбрәк укый идек. Поездга утырсак та, үзебез белән журналлар ала идек. Рус журналлары. Анда әллә нинди тузга язмаган әйберләрне иң беренче биткә язалар иде. Мәсәлән, “Алла Пугачева дүрт бала тапкан”. Аның буенча кереп китәсең, анда контексттан бер фразаны гына алганнар да, бөтенләй башка әйбер турында язылган мәкалә булып чыга ул. Андый әйбер бездә юк иде элек. Бездә журналистика ничектер икенче төрле иде. Соңгы елларда безнең журналлар да шул алымны куллана башлады.

- Кликбейт дип атала ул: контексттан чыгарган фикер белән халыкны интернетка кертү, сайтка җәлеп итү, алдап кертү дигән кебек.

- Алдап кертү булып чыга. Шундый әйбер тарала башлады да, бу мине ничектер этәрә башлады, шуңардан күңелсез була башлады. Ниндидер популяр хештеглар аша мәгълүматны тиз арада таратып була. Инстаграм челтәрләре аша, бөтен социаль челтәрләр аша. Мәсәлән, артистлар үзара "әйдә шундый пиар эшлик" дип килешеп кенә "талашып алалар да", бөтен матбугат чаралары шуны зур тизлек белән тарата башлый. Бер атна буена шул ук әйберне бер-берсеннән кабатлап, тагын берничә сүз өстиләр дә, тирә-якка ниндидер зур мендәрнең йоннарын тарата башлыйлар. Шуны карыйсың-карыйсың да? төчкерәсе килә башлый. Журналистика саргая башлады төсле. Мин бөтен мәгълүмат чараларын да укып барам дип әйтмим. Әлбәттә, күп әйбергә вакытым җитми. Лентага килеп эләккәннәреннән керәм дә, кызыксындырганнарын, мине җәлеп итә алганнарын укыйм. Күбесен калдырам.

- Мәсәлән, шоу-бизнес бар. Шоу-бизнес ул үз аудиториясенә яраклы продукт тудыра. Газета-журналлар да аудиториягә яраклы продукт тудыра башладылар, матбугатка да шушы шоу-бизнес алымнары килеп керде.

- Әйе. Үзенә яраклы публиканы сайлый дисез. Публиканы сайлый түгел, ә публика ашый торган әйберне бирә.

- Әйе. Бу дөрес алыммы?

- Дөресме, дөрес түгелме дип монда әйтеп булмый. Бу инде мәҗбүри әйбердер. Базарда Кока-Кола ныграк сатыла икән, син каймак сатып утыра алмыйсың, чөнки аны беркем дә алмый, күбрәк Кока-Коланы алалар. Бәлки шундый әйбердер. Халык сораганны гына түгел, ә менә кирәклесен каян укырга тиеш ул? Ниндидер юнәлеш дәүләт тарафыннан булырга тиешме?

- Беләсеңме: журналистикада да шул ук хәл. Син сәнгатьтә дә шулай дидең бит. Ниндидер җитди тарихи эзләнүләр, сәнгать турында материаллар халыкка әлләни кызык түгел...

- Кызык түгел, әйе.

- Һәм шул ук вакытта, татар журналистлары алдына максат куелган - татар телен яшәтү. Әгәр без хәзер гел җитди материалларга күчеп бетәбез икән, безнең телебез дә югалырга мөмкин. Һәм кеше үзенә яраклы мәгълүматны рус телендәге чыганаклардан табачак.

- Аңладым. Бәлки монда киресенчә эшләргәдер. Мәсәлән, Совет чорыннан ук үзбәкләрнең “Ялла” төркеме бар. Алар һәрвакыт русча җырладылар, әмма аларның костюмнары, музыкалары, кораллары үзбәкчә. Карыйсың, “Ну, узбеки поют по-русски”. Бөтен СССР ярата иде аларны. Бүген дә аларны бөтен җирдә яраталар. Ә бездә һәрбер татар җырчысын заманча итәселәре килә - музыка русча, американча, европачага әйләнә, сүзләре генә татарча булып кала. Ә татар музыкасы юк. Ә бәлки киресенчә әйләндерергәдер. Сүзләрен әйдә русча җырлыйк, музыкасы калсын татарча, мондый эксперимент эшләп караргадыр бәлки. Журналистикага килгәндә, бәлки кайдадыр русча язып караргадыр күбрәк - татар проблемаларын күтәреп, татар матурлыкларын күрсәтеп. Чөнки күп татар балалары русча әйбәтрәк сөйләшә, русча яхшырак уйлый, бәлки шуны күреп алар татарлар белән ныграк кызыксына башлар. Шуңа күрә кәртләрне кайчакта бутыйлар бит. Шундый фикер.

- Бик кызык фикер. Һәм бу бик провокацион фикер, дип әйтер идем...

"Мин бөтен "Алтын Барс" премияләрен Марат Мухинга бирер идем"

- Тагын бер сорау. Күптән түгел “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе үтте. Син бу иҗат кичәсендә катнаштың. Анда халыкның бик аз булын күреп, безнең журналист бик күңелсезләнеп кайтты һәм “Интертат”та бу турыда репортаж чыкты. Социаль челтәрдә син шул вакытта кеше кадере турында фикер яздың. Бүгенге көндә гомер буе татар журналистикасына хезмәт иткән иҗат кешесенең кадере бармы, ул югары дәрәҗәдәме? Без бер-беребезнең кадерен, фикерли белүче татарларыбызның кадерен, чын сәнгатькәрләрнең кадерен беләбезме?

- Ул ниндидер канун. Кешегә начарлык эшләмә, үзеңә кайтыр дигән әйбер бар. Шул гыйбарәнең дәрәҗәсе төшеп бетте. Менә аудитория, мең кешелек зал. Шушы залда мең кешенең 10-15е бәлки иҗат турында уйланадыр. Калганнары ничектер кәеф буенча гына, җил кая исә, шунда йөри торган.

Безнең Марат Мухин исемле музыкант бар. Бөтен җырчыларыбызның аранжировкаларын югары дәрәҗәдә эшли торган иң шәп музыкантларның берсе ул Казанда. Мин бөтен Алтын Барс премияләрен дә аңа бирер идем. Минем җырлар арасында да аның аранжировкалары күп. Кайвакытта сәхнәгә чыгып җырлаганда кеше кул чаба. “Карале, болар миңа түгел, Марат Мухинга кул чаба инде”, дип уйлыйсың, чөнки барабан суккан чагында кул чабалар алар. Син җырның матур җирендә, ниндидер матур сүз әйткәндә түгел, “где качают, там и хлопают”. Шуңа күрә, иҗат дигән әйбер монда гомумән ерак, әллә кайда. Сирәк-мирәк кенә ялтырап китә ерактан, юк ул.

- Битарафлык, кызыксыну булмаудан киләме мондый әйбер?

- Әйе, кызыксыну булмаганнан. Ә кызыксыну булмауның сәбәбе - дәүләт тарафынан андый политика һәм максат булмау.

"Шәһәрдә уйлар бутала башлый икән, урманга китәм"

- Соңгы арада табигатьтә еш йөрисең, соцчелтәрләреңдә табигать манзараларын күрәбез. Табигатькә якынаюыңмы бу, әллә син аңа һәрвакыт якын булдыңмы? Хәзерге якынаюың булса, ул нәрсә белән бәйле?

- Мин табигатькә һәрвакыт якын идем. Авылда үстем. Без авылда үскәндә, нигәдер минем урамда бала-чагалар әз иде. Балалар белән уйнар өчен авылның теге башына, чит урамга барырга туры килә иде. Шуңа мин балачактан күп вакыт берүзем урманга китәргә ярата идем. Бәләкәй чактан ук спорт белән шөгыльләнеп үстем. Казанда безнең фатирыбыз Юдино бистәсендә. Подъездан чыгу белән, 20 метрдан урман башлана. Монда ничек чыкмыйсың инде?! Мин шунда чыгарга яратам. Шәһәрдә шау-шудан уйлар бутала башлый, нервлана башлыйм икән, урманга китәм. Анда мин таба алмаган җаваплар үзеннән-үзе килеп чыга, проблемалар үзеннән-үзе хәл ителә.

"Совет чорыннан килгән стереотипларны бераз сындырсалар иде"

- Әгәр сиңа татар халкының үсеш стратегиясен төзергә кирәк булса, нәрсә тәкъдим итәр идең?

- Яшьләр арасында бик талантлы, креатив уйлый торган кадрлар күп. (Мин үземне дә карт дип санамыйм. Миңа 40 яшь тә тулмаган әле.) Аларның фантазияләре бай. Мин ярты ел уйлап утырган әйберне алар ике атнада башларына сыйдыра. Шуларга бераз ышанып, җаваплы әйберләрне алар кулына тоттырсалар иде. Шул ук матбугат чараларында да, мәдәният министрлыгында да, телевидениедә дә аларга бераз юл бирсәләр иде. Совет чорыннан килгән стереотипларны бераз сындырсалар иде. Анда күп миллионнар, миллиардлар кирәкмәс иде. Яшьләр энтузиазмда әллә нинди таулар җимерерлек эшләр эшләрләр иде дип уйлыйм.

- Татар телле яшьләр турында барамы?

- Әйе, шәп яшьләр бар.

"Нигә безгә шәһәр татарлары тормышын күрсәтмиләр соң?"

-Шәхси тормышың турында сорамадым, ул кызыкмы?

- Шәхси тормышымда әллә нинди сөйләрлек нәрсәләр юк. Мин гади, авылдан килеп, Казан шәһәрендә үземнең хыялыма ирешеп яши торган кеше. Мин өченче класста укыганда җырчы булам һәм Казанда яшәячәкмен дип әйттем. Максатым бар иде - мин аңа ирештем. Җырчы булдым, Казанда яшим. Казанда өйләндем, Казанда ике балам туды, шушында төпләндем, шушында йортым. Минем балаларым авыл балалары түгел, шәһәр балалары булып үсә.

- Хәзер татар шәһәр мәдәнияте дигән төшенчә кереп китте. Синең балаларың шәһәр балалары, минем балаларым да шәһәр балалары. Без шушы татар балаларына шәһәрдә татар тормышын корсын өчен нәрсә эшләргә тиеш? Без авылда татар дөньясында, татар тормышында үскән. Безнең балалар татар дөньясында үсми.

- Татар дөньясы дигәч, без нигәдер тотабыз да түбәтәйле, гармунлы авылдагы абзыйларны, шул тормышны күз алдына китерәбез. Татар тормышы ул элек шәһәрдә дә булган. Фатих Әмирхан яшәгән чаклардагы тормышның рәсемнәрен карап утырсаң, нинди затлы булганнар алар. Антон Павлович Чехов кебек киенгән, пенснелар кигән, матур алтын сәгатьләр элгән, шундый затлы булып утырган татарлар булган шәһәр татарлары. Тукайлар да нинди затлы булган. Нигә шулар тормышын, шул татарларны безгә күрсәтмиләр икән соң? Кинолар төшерәләр. Тоталар да татар дигәч, мескен, түбәтәй кигән, көрәк тоткан, сәнәк тоткан авылда эшли торган крестьянны гына күрсәтәләр. Бай татарлар, бизнесмен татарлар булмаганмы шул вакытта?! “Шәһәр татарлары җырлары” дигән китап бар. Анда күпме җыр бар. Шәһәр татарлары нинди булган икән ул дип мин уйланган идем. Хәтта бүгенге көндә дә Казанда элекке татар туйларын үткәрә торган бер-ике кеше бар. Авылча түгел, фәкать шәһәр татарлары туйлары. Бу да бит зур тема. Нигә шуны чыгармыйлар икән, шуны күтәрмиләр икән? Мәгълүмат юк, интернетта табып булмый. Хәзер инде китапханәләрдә чокынып утырасы гына каладыр. Минем вакытым юк аңа.

- Бер төркем татар яшьләре татар шәһәре мәдәниятен булдыру идеясе белән янып йөри. Ләкин ул яңа мәдәният. Мәсәлән, Йолдыз Миңнуллинаның иҗаты, җырчы Мубай иҗаты, шулай ук безнең татар рэперлары иҗаты. Белмим, ни дәрәҗәдә балаларны кызыксындырып булыр.

- Рэперлар - ул кара тәнле кешеләрдән килгән әйбер. Рэп бит ул негрларның урамда җырлап йөри торган җырлары.

- Безнең татар балаларын кызыксындырып буламы шуның белән? Татар дөньясына, татар теленә җәлеп итеп буламы?

- Ниндидер дәрәҗәдә кирәктер, әлбәттә. Гомумән булырга тиеш барысы да: рэп та, джаз да, рок та булырга тиеш. Тик ул төп юнәлешкә әйләнергә тиеш түгел.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10