(Чаллы, 20 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галимова). Яр Чаллы шәһәрендә 30 июньдә Яшьләр көне узачак, дип яза җирле басма.
Башка еллардагы кебек ул быел да бәйрәм Яр буе паркы мәйданында узачак. Яр буе паркы территориясендә интерактив мәйданчыклар эшләр дип планлаштырыла.
Бәйрәмнең төп кунаклары – Россиянең популяр төркеме Burito булачак. Ул бик күпләр яратып өлгергән популяр хитлары белән чыгыш ясаячак.
Яшьләр көнендә "КАМАЗ–Мастер" командасы спортчылары да мавыктыргыч тамаша күрсәтәчәк.
Бәйрәм 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.