ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Бөгелмә шәһәре һәм районы “Иртәгә сугыш иде” акциясенә кушыла

20 июнь 2018, 03:00 , Фото: Альбина Акимова

Бөгелмә шәһәре һәм районы “Иртәгә сугыш иде” акциясенә кушыла Акциядә катнашучылар 21 июнь көнне 21 сәгатьтә Мәңгелек ут янындагы “Мәңгелек Дан” мемориалына чәчәкләр куячаклар.

 (Бөгелмә, 20 июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөгелмәнең Иҗтимагый совет, Ветераннар советы әгъзалары белән берлектә, “Иртәгә сугыш иде” акциясендә катнашырга карар кылдылар, дип яза җирле басма.

Акциядә катнашучылар 21 июнь көнне 21 сәгатьтә Мәңгелек ут янындагы “Мәңгелек Дан” мемориалына чәчәкләр куячаклар, шунда ук митинг узачак. Полицейскийлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә шәмнәр кабызачак. Бу канкойгыч сугышта гомерләре кыелган миллионлаган ватандашыбызны кайгы белән искә алу символы булып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10