ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә

20 июнь 2018, 09:35

“Татар кызы – 2018” бәйгесенең финал этабын “Татар-информ” онлайн күрсәтә Бәйге бүген, 20 июнь көнне, 18.30 сәгатьтә Филармония концертлар залында үтәчәк.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Бүген, 18 сәгать 30 минутта, Филармония концертлар залында, “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесенең финал өлеше уза. Бәйгене “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

Конкурс өч этапка бүлеп үткәрелә. Беренче этап Россия Федерациясе төбәкләрендә, шул исәптән, Татарстан районнарын зоналарга туплап, сайлау турларын уздырудан гыйбарәт. Бәйгедә 18 яшьтән 25 яшьтәге милләтпәрвәр татар кызлары катнаша. Татарстанда сайлап алу этаплары Арча, Чистай, Түбән Кама шәһәрләрендә узды. Финалга Арча, Балтач, Кама Тамагы, Актаныш, Саба, Лаеш, Апас, Теләче районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 12 кыз сайлап алынды.

Бәйгенең максаты - татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү.

Конкурсның оештыручысы: Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар кызы” республика иҗтимагый фонды.

Турыдан-туры трансляцияне карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/229/

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10