ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле

20 июнь 2018, 09:48 , Фото: Т.Волкова

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында мәдәни чаралар оештырыла.

22 июньдә – II «The Kremlin Confederation of Art» фестивале кысаларында Григорий Фридның «Анна Франк хатлары» операсы булачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

25 июньдә – «Музейда футбол төне».

26 июньдә – «Иман моңы» VII Халыкара музыка фестивале концерты үтәчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә.

29 июньдә – Tatar stars концерты. Башлана 18.00 сәгатьтә.

5 июльдә – II «The Kremlin Confederation of Art» фестиваленең гала-концерты һәм мультимедиа шоу көтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Моннан тыш, 21 июньнән 15 гыйнварга кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Мәскәүнең Дәүләт тарих музее фондларыннан «Корольләрнең уеннары» күргәзмәсе эшләячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10