ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты

20 июнь 2018, 10:02 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

(Түбән Кама, 20 июнь, “Татар-информ”, Диана Авакян). “Түбән Кама нефтехим” изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия булган предприятие файдалануга тапшырылды. Предприятиене ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Изобутилен изопрен җитештерү өчен кулланылачак, ә ул синтетик һәм бутиллы каучук җитештерүдә төп компонент булып тора.

Яңа җитештерү предприятиесе изопрен-мономер заводының өч инвестиция проектының икенчесе булып тора. Ул СКИ-3 изопрен каучугын елына 330 мең тоннага кадәр җиткерү программасында тормышка ашырыла. Моннан тыш, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10