ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена

20 июнь 2018, 10:17 , Фото: Султан Исхаков

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена «Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильм төшерә башлау өчен Казанда кастинг үткәрелә. Бу хакта «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова хәбәр итә. «Татаркино» Айсылу һәм Сәет рольләрен башкару өчен артистлар сайлаячак.

Сценарий авторы һәм режиссер – Чаллы егете Ренат Кәримов. Фильм «Татаркино» бюджетыннан төшерелә.

Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте 1910 елда иҗат ителә һәм 1914–1915 елларда басылып чыга. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла. Повестьның эчтәлеге буенча Вахид мулла белән унике ел яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән үзенә көндәш, иренә икенче яшь хатын алдыра. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар күрсәтелгән.

Фильмда вакыйга бүгенге көннәрдә бара. Геройларның исемнәре - Айсылу һәм Сәет.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10