(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Безнең үзара аңлашу шундый зур, хәтта бәхәсләшерлек әйбер дә юк. Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән үзара мөнәсәбәтләрен шулай дип шәрехләде. Бу хакта сорауга ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә җавап бирде.
“Беләсезме, проблема шунда: кайвакыт бәхәсле сорауларга этәрү, күпертү – ялгыш юл. Безнең дини доктринада икебезнең дә карашлар төпле, ләкин бу бәхәскә китерми. Ислам, православиене алсак, безгә бергә булырга булышкан берничә мөһим аспект бар. Без барыбыз да Аллаһны булдыручы буларак таныйбыз. Без барыбыз да кеше җанының үлемсезлеген һәм гомеребез өчен җаваплылыгыбызны таныйбыз. Бу кыйммәтләр безгә теге яки бу тормыш вазгыятьләренә дөрес карарга мөмкинлек бирә. Мин хәзерге вакытта бәхәс өчен темалар эзләргә теләмәс идем. Бездә югары тормыш кыйммәтләре үзара бик якын. Безнең бәхәсләшүне телисез әллә? Бездән башка да бәхәсләшүчеләр бар. Журналистлар, сәясәтчеләр бәхәсләшә, безне тынычлык дөньясында калдырыгыз. Безгә үрнәк буларак карарсыз”, - дип белдерде Феофан.
Атакай үзенә телевидение аша еш кына төрле сораулар буенча мөселманнар да мөрәҗәгать итүен әйтте. “Кыйммәтләр бер үк бит, дини аерымлыклар кешеләрчә аралашуга киртә була алмый”, - диде ул.