ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сезон ябылу уңаеннан, Камал театры үзенчәлекле акция игълан итте

20 июнь 2018, 12:28

Чакыру билетларының саны, сатып алынган билетлар саныннан чыгып билгеләнә.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). 112 сезоны ябылу уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үзенчәлекле акция игълан итте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камал театрының "Диләфрүз-Remake" (29 июнь) һәм "Бармы ришвәттән дәва" (5 июль) спектакльләренә билет алып, 6 июльдә сезонны ябачак легендар "Зәңгәр шәл" спектакленә чакыру билетына ия булу мөмкинлеге бар.

Чакыру билетларының саны, сатып алынган билетлар саныннан чыгып билгеләнә: 1 алынган билетка - 1 чакыру, 2 билетка - 2 чакыру, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Акция билетларны Камал театры кассасыннан алганда гына гамәлдә. Алынган билетларны кире кайтарып булмый. Театр җитәкчелеге  үзгәрешләр кертү хокукына ия.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10