ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Сәясәт

АКШ Берләшкән милләтләр оешмасының Кеше хокуклары буенча советыннан чыга

20 июнь 2018, 12:50

Бу хакта БМОда АКШ даими вәкиле Никки Хейли һәм дәүләт сәркатибе Майк Помпео хәбәр итте.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Берләшкән милләтләр оешмасында Америка Кушма Штатларының даими вәкиле Никки Хейли һәм дәүләт сәркатибе Майк Помпео сишәмбе көнне Кушма Штатларның Берләшкән милләтләр оешмасының Кеше хокуклары буенча советыннан чыгуы турында әйттеләр. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

“АКШ рәсми рәвештә БМОдагы Кеше хокуклары буенча советтан чыга. Шул ук вакытта  әлеге адымның кеше хокукларын яклау өлкәсендәге вазифаларыннан баш тартуы булмавын аңлатам”, - дигән Хейли.

  • БМОда Кеше хокуклары буенча совет төзү турында карар БМО саммитында 2005 елда кабул ителгән. Ул БМОның Генераль Ассамблеясы органы. Даими рәвештә, елына кимендә өч тапкыр җыела. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10